туган кон белэн
1 кон
конга акча кую — поста́вить де́ньги на́ кон
бер кон шахмат уйнау — сыгра́ть па́ртию в ша́хматы
адәм дисәң коны юк, хайван дисәң йоны юк — (посл.) ни па́ва, ни воро́на (букв. назва́ть челове́ком — нет физионо́мии, назва́ть живо́тным — нет ше́рсти)
2 кот-кон
кот-коны бетү — си́льно испуга́ться (измени́ться в лице́)
3 туган
туганнар арасында иң кечесе — са́мый мла́дший среди́ бра́тьев и сестёр
ир туган — ро́дственник
кыз туган — ро́дственница
менә нәрсә, туган — вот что, брато́к
менә Хәйдәр туган да килде — вот пришёл (прие́хал) и наш друг Хайда́р
сыйнфый туган — кла́ссовый брат
коралдаш туганнар — бра́тья по ору́жию
яз кайтмасак, көз кайтырбыз, сау булыгыз, туганнар — ( песня) мы вернёмся не весно́й, так о́сенью, бу́дьте здоро́вы ( до свидания) , бра́тья и сёстры ( односельчане)
туганым, кил бире — бра́тец, подойди́ сюда́
туган ата — родно́й оте́ц
туган абый — родно́й ста́рший брат
туган эне — родно́й мла́дший брат
туган халкың — родно́й (свой) наро́д
туган авыл — родна́я дере́вня
туган өй — родно́й дом
туган җир — родна́я земля́
4 туган-кардәш
туган-кардәшләр белән сөйләшү — говори́ть с кру́гом бли́зких ро́дственников
5 туган-тулпы
туган-тулпы җыеп — собра́в всех ро́дственников и ро́дичей
6 туган-тума
7 туган-тумача
барча туган-тумачасы белән — со всей роднёй (со все́ми ро́дственниками)
8 туган-тумачалык
туган-тумачалык итү — подде́рживать ро́дственные отноше́ния; проявля́ть ро́дственные чу́вства
9 туган-үскән
Бөгелмә сулары тирән, төпләре кара-көрән, туган-үскән илләремне мин кайчан кайтып күрәм — ( песня) глубока́ река́ Бугульма́, дно её тёмно-бу́рое; когда́ я верну́сь и уви́жу родны́е мне края́
10 үле туган
бетми калган эш — үле туган чебеш — (посл.) незако́нченное де́ло всё равно́, что мертворождённый
11 ыру-туган
ыру-туган талашыр, дошман килсә — ярашыр — посл. быва́ет, что соплеме́нники ссо́рятся, а когда́ угрожа́ет враг — ми́рятся
Источник
туган конен белэн
1 туган
туганнар арасында иң кечесе — са́мый мла́дший среди́ бра́тьев и сестёр
ир туган — ро́дственник
кыз туган — ро́дственница
менә нәрсә, туган — вот что, брато́к
менә Хәйдәр туган да килде — вот пришёл (прие́хал) и наш друг Хайда́р
сыйнфый туган — кла́ссовый брат
коралдаш туганнар — бра́тья по ору́жию
яз кайтмасак, көз кайтырбыз, сау булыгыз, туганнар — ( песня) мы вернёмся не весно́й, так о́сенью, бу́дьте здоро́вы ( до свидания) , бра́тья и сёстры ( односельчане)
туганым, кил бире — бра́тец, подойди́ сюда́
туган ата — родно́й оте́ц
туган абый — родно́й ста́рший брат
туган эне — родно́й мла́дший брат
туган халкың — родно́й (свой) наро́д
туган авыл — родна́я дере́вня
туган өй — родно́й дом
туган җир — родна́я земля́
2 туган-кардәш
туган-кардәшләр белән сөйләшү — говори́ть с кру́гом бли́зких ро́дственников
3 туган-тулпы
туган-тулпы җыеп — собра́в всех ро́дственников и ро́дичей
4 туган-тума
5 туган-тумача
барча туган-тумачасы белән — со всей роднёй (со все́ми ро́дственниками)
6 туган-тумачалык
туган-тумачалык итү — подде́рживать ро́дственные отноше́ния; проявля́ть ро́дственные чу́вства
7 туган-үскән
Бөгелмә сулары тирән, төпләре кара-көрән, туган-үскән илләремне мин кайчан кайтып күрәм — ( песня) глубока́ река́ Бугульма́, дно её тёмно-бу́рое; когда́ я верну́сь и уви́жу родны́е мне края́
8 үле туган
бетми калган эш — үле туган чебеш — (посл.) незако́нченное де́ло всё равно́, что мертворождённый
9 ыру-туган
ыру-туган талашыр, дошман килсә — ярашыр — посл. быва́ет, что соплеме́нники ссо́рятся, а когда́ угрожа́ет враг — ми́рятся
Источник
туган кон белэн
21 туганнан туган
22 тумактан туган
23 уйнаштан туган
24 кон
25 туган
26 туган-тумача
27 туган-үскән
28 ис-кон
29 кон
30 туган
31 туган-тумача
32 туган-үскән
tuğan-üskän yaq ― родимая сторона
▪ tuğan-üskän yort отчий дом
33 туган-ыру
34 йөзлек
өр-яңа йөзлекләр — соверше́нно но́венькие сторублёвки (со́тенные)
йөзлек акча — сторублёвая купю́ра
казаклар йөзлеге — каза́чья со́тня
черкиләрдән саклану өчен йөзлек кию — надева́ть се́тку (на лицо́) от комаро́в
йөзлеге белән (йөзлеген битенә киеп) туган — роди́лся в соро́чке (руба́шке); роди́лся под счастли́вой звездо́й
тәрәзә йөзлекләрен буяу — покра́сить нали́чники о́кон
эчке йозак йөзлеге — пла́нка вну́треннего замка́
керамик йөзлек — керами́ческая облицо́вка
һәйкәлнең мәрмәр йөзлеге — мра́морная облицо́вка па́мятника
приборлар йөзлеге — щит прибо́ров (прибо́рная доска́, прибо́рный щито́к)
конденсатор йөзлеге — обкла́дка конденса́тора
өстәл йөзлеге — пове́рхность стола́
су йөзлеге — (гла́дкая) пове́рхность воды́
35 август
сигезенче а́вгустта (а́вгуст көнне) — восьмо́го а́вгуста
аның туган көне — алтынчы а́вгуст — день её рожде́ния — шесто́е а́вгуста
а́вгустларда кер — зайди́ так в а́вгусте; зайди́ приме́рно в а́вгусте
а́вгустларга бетәр — приме́рно (так, приблизи́тельно) к а́вгусту заверши́тся
36 авызландыру
яңа туган бәбине баллы май белән авызландыру — дать новорождённому мёду с ма́слом
37 агач ат
38 аерылу
тавыш биргәндә җыелыш өчкә аерылды — при голосова́нии собра́ние раздели́лось (расколо́лось) на три (ча́сти)
туристлар берничә маршрутка аерылды — тури́сты раздели́лись (распа́лись) по не́скольким маршру́там
көтүдән аерылган мал — скоти́на, отби́вшаяся от ста́да
туган йорттан аерылу — расста́ться с о́тчим до́мом; покида́ть о́тчий дом
халыктан аерылмау — не отрыва́ться от наро́да
аерылган каз — тупланган каргага җим — (посл.) отби́лся гусь — стал добы́чей воро́ньей ста́и (букв. отби́вшийся гусь — добы́ча воро́ньей ста́и)
аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар — (посл.) отде́лишься — медве́дь задерёт, разде́лишься — волк загрызёт
җылы урыннан аерыласы килмәү — не хоте́ть расста́ться с тёплым месте́чком; не хоте́ть лиша́ться тёплого ме́ста
практикадан аерылган теория — тео́рия, кото́рая расхо́дится с пра́ктикой
башлаган эштән аерылу — оторва́ться от на́чатого де́ла
юл икегә аерылды — доро́га разошла́сь на́двое
эштән аерылмыйча уку — учи́ться без отры́ва от рабо́ты (произво́дства)
эштән аерылып уку — учи́ться с отры́вом от рабо́ты (произво́дства)
39 алты
алты ай көтү — ждать шесть ме́сяцев
алты көннән кайтыр — вернётся че́рез шесть дней
алты дус — ше́стеро друзе́й
алты бала үстерделәр — они́ вы́растили шестеры́х дете́й
алты ат җиккән чана — са́ни, запряжённые шестёркой коне́й
колонна булып алты автомашина бара иде — в коло́нне шла шестёрка автомаши́н
алтыбыз казыр, калганнарыбыз агач утыртыр — ше́стеро из нас бу́дут копа́ть, а остальны́е — са́женцы выса́живать
алтыныкы бетәр — алтмышныкы калыр — (посл.) ше́стеро сде́лают, а шестьдеся́т — затя́нут (букв. где ше́стеро, там зако́нчат, а где шестьдеся́т — там (де́ло) затя́нется)
алты басулы — шестипо́льный
алты бүлмәле — шестико́мнатный; из шести́ (в шесть) ко́мнат
алты серияле фильм — шестисери́йный (из шести́ се́рий, в шесть се́рий) фильм
алты тәрәзәле — в шесть о́кон; с шестью́ о́кнами
алты җидең — кырык ике — шестью́ семь — со́рок два
алтыдан биш — пять шесты́х
алтыдан өчкә алтыдан икене кушу — к трём шесты́м приба́вить две шесты́х
анда алты белән барасы — туда́ на́до е́хать на шестёрке (шесто́м)
алтыдан йөрү — ходи́ть с шестёрки (шестёрок)
аңа әле генә алты тулды — ему́ то́лько испо́лнилось шесть
укырга алтыда ук өйрәнде — чита́ть он научи́лся ещё в шесть лет
алтыга чыкты инде, алты белән бара инде — ему́ уже́ шесто́й (год) пошёл; ему́ уже́ идёт шесто́й го́дик (год)
алтыдан алтыга эшләү — рабо́тать с (от) шести́ до шести́ (часо́в)
алтыларга кил — приди́ часа́м (так, приме́рно) к шести́
алтыларына тәмамларбыз — заверши́м приме́рно к шесто́му (числу́)
айның алтысы — шесто́е число́ (ме́сяца)
алтысына каршы төндә — в ночь на шесто́е
алтың алты якка китү — расходи́ться (разойти́сь) кто куда́; расходи́ться все в ра́зные сто́роны
40 алтын
кисәкле алтын — зо́лото в сли́тке (сли́тках)
алтын рудасы — золотоно́сные ру́ды
алтын комы — золотоно́сный песо́к
алтын черемәс, акыл айнымас — (посл.) зо́лото не гниёт, ум не выдыха́ется
алтын җирдә ятмый — (посл.) зо́лото на доро́ге не валя́ется ( т.е. ценная вещь или ценный человек не затеряется)
алтын белән чигү — зо́лотом вышива́ть
алтынга табыну — поклоня́ться зо́лоту (золото́му тельцу́)
алтын күргәч, фәрештә азган — посл.; ирон. при ви́де зо́лота и а́нгел согреши́л; на зо́лото и а́нгел поза́рился
алтын сәгать — золоты́е часы́
алтын йөзек — золото́е кольцо́
алтын кысалы күзлек — очки́ в позоло́ченной опра́ве
алтын тасма — золото́й позуме́нт
алтын кәүсәле наратлар — золотоство́льные со́сны
алтын егет — золото́й па́рень; па́рень-зо́лото; не па́рень, а зо́лото
алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил — ( песня) пусть бу́дет золото́й чужби́на, а ро́дина всё же миле́й
сүзең көмеш булса, тик торуың алтын — (посл.) сло́во — серебро́, молча́ние — зо́лото
хәзер вакытның минуты алтын — сейча́с мину́та (вре́мени) — зо́лото (це́нится на вес зо́лота)
алтын башаклар — золоти́стые коло́сья
Источник
Поздравления с днем рождения на татарском языке своими словами в прозе
Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым! Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш). Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).
Уважаемый – ая (имя)! Позвольте от чистого сердца поздравить Вас с сегодняшним красивым праздником – днем Вашего рождения! Желаем Вам на будущее тысячи радостей и счастливых событий, стального здоровья, больших успехов в работе. Оставайтесь таким (такой) же здоровым, молодым, красивым, как сегодня! Пусть вас ждут только удачи в вашей ответственной работе – вы достойный всяческого уважения торговец (бизнесмен, врач, учитель, товарищ). Ваш (и) родственник (и )… Ученик(и)….
Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы.«Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.
Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм.Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә чиксез сокланам.Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез.
Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән (имя).
Дорогой мой дружок! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …
«Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм! Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!”
“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”
“Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Барлык хыялларың тормышка ашсын, һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын! Тормышыңда сиңа бары тик сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм уңыш юлдаш булсын!”
Туган Конен Белэн
“Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!”
Тәбриклим сине туган көнең белән!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне. 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)
Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән
гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-
ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!
По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)
… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, кечеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!
Ир-атны 50 яше белән котлау
… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче
ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Хатын-кызны 50 яше белән котлау
… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.
Хөрмәтле куршем (имя) ! Бүген синең туган көнең, якты матур көн. Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең. Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык. Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар! Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын! Күршең (имя) Күршеләрең (имена)
Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…
Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Хөрмәтле … !
Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.
… ! Туган көнең белән!
20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен.
Имәндәй тазалык, саулык телим.
Яшьлегең гомере озын булсын.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.——
… ! Сине зур бәйрәмең белән тәбриклибез.
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең. «Балаларым», — дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.
Сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!
… ! Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …
Изге теләкләр белән …… ! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.Тагын матур бер ямь өстәргә.Син яшисең шундый матурлыккаГашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.… ! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Картаерга һич тә ашыкма!Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,Алсу таңнар күмсен шатлыкка.Һәр яңа көн бәхет алып килсен,Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Кадерле … !
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау.
Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!
… ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!
Кадерле … !
Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!
Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың.Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә.Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр.Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Тиздән очар бу чибәркәй,Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел.Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор.Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
Источник